- басма
- I. и. 1. Баскычның басып менә торган аратасы яки киртләче 2. Өйалды баскычы. Басып яки утырып тору өчен бер генә тактадан торган җайланма көймә б. сы 3. Су кырыеннан эчкәрәк кереп басып торырга (йөрергә) уңайлы булсын өчен ясалган, корылган күперчек 4. Җәяүлеләр генә йөрерлек итеп эшләнгән һәм гадәттә озын булмаган тар күпер 5. Биналар яки корылмалар, зур кораблар төзегәндә төзүчеләргә басып эшләү өчен ясалган ярдәмче корылма 6. Клавиш, музыка коралы теле. II. БАСМА – 1. Китап һ. б. басу эше яки процессы китап б. га бирелде. с. Бастырып чыгарылган б. китап 2. Берьюлы бер комплектка кертеп бастырып чыгарылган яки шуңа билгеләнгән текст. сир. Вакытлы матбугат төрләре айлык б. . Әсәрнең (җыентыкның, җыелманың) бер мәртәбә басылышы әсәрнең өченче б. сы 3. Киндергә, бүзгә басып төшерелгән бизәк; шундый бизәкле тукыма. БАСМА СҮЗ – Матбугатта чыккан, матбугат абруе белән файдалана торган фикер, хөкем яки хәбәр. БАСМА ТАБАК – Китап, газета-журнал бастыруда кулл. тор. стандарт зурлыктагы кәгазь табагы. БАСМА ХӘРЕФ – Язу баса торган, типографиядә, басмада кулл. тор. хәреф. III. БАСМА – Басма (бизәк) төшерү, шулай ук чәч, каш һ. б. ны буяу өчен кулл. тор. буяу. IV. БАСМА – 1. Ике чөй арасында атлатып чорналган киләп; киләпкә салынган җепне үлчәү берәмлеге (гадәттә җиде карышлы киләп агачына алтмыш бөртек, ун карышлыга кырык ике бөртек салынган җеп) 2. иск. Тукыма үлчәме – буйлыгына ничә басма җеп керүе буенча үлчәнгән киндер һ. б. биш б. бүз
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.